Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
1 апрель 2019, 11:51

Башкортстанда велосипед спорты үзәге булачак

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Велосипед спорты федерациясе президенты Вячеслав Екимов белән очрашты. Очрашуда, шулай ук, Башкортстан Велосипед спорты федерациясе рәисе Ринат Латыйпов та катнашты. Яклар республикада велосипед спорты үсеше перспективалары һәм кирәкле инфраструктура булдыру турында фикер алышты.

- Велоспорт безнең республикада актив үсеш ала, популярлаша, аның данлыклы тарихы бар. Дөнья чемпионатларында уңышлар да, Олимпия медальләре дә бар, – диде Радий Хәбиров. - Спорт мәктәпләрендә 1 меңнән артык бала шөгыльләнә. Безнең тренерлар коллективы бик көчле, тәҗрибәле кешеләр эшли. Әлбәттә, мин спортның барлык төрләрен дә хуплыйм, велоспортка аерым игътибар бирергә теләр идем.

Башкортстанда велосипед спорты үзәге булачак

Вячеслав Екимов республика белән зур планнар бәйләвен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, Башкортстанда 4 меңнән артык бала велосипед спорты белән шөгыльләнә. Бу Русиянең башка төбәкләренә караганда берничә тапкыр күбрәк. Ил җыелма командасының нигезе - республикадан чыккан кешеләр.

Башкортстанда велосипед спорты үзәге булачак

Шуның белән бәйле рәвештә Вячеслав Екимов Башкортстанда велосипед спорты үзәге булдырырга тәкъдим итте, ул халыкара ярышларда катнашу өчен спортчыларны әзерләүгә юнәлешендә эшләячәк. Ринат Латыйпов фикеренчә, аның нигезе - Благовар районының Яныш авылында элекке мәктәп базасында балалар-үсмерләр республика күнекмәләр үзәге булырга мөмкин. Анда ел әйләнәсе күнекмәләп алуны оештыру, шул исәптән ике сезон алды күнегүләрен, ярышларга әзерлек, күнекмәләр җыеннарын оештыру күздә тотыла.

Радий Хәбиров спортчыларны нәтиҗәле әзерләү һәм яшәү өчен кирәкле инфраструктура булдыру зарурлыгын билгеләп үтте. Төбәк җитәкчесе Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Рәиф Әбдрәхимовка, объектны тикшереп, аны карап тоту чыгымнарын бәяләргә һәм территорияне үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Читайте нас: