Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
29 март 2019, 14:20

61 яшьлек морж рекорд куйган

Биш тапкыр дөнья чемпионы 61 яшьлек Илдус Маликов Татарстанның Мамадыш районының Соколка буасында су температурасы +1 градус булганда 24 сәгать эчендә 8050 метр ераклыкка йөзеп, Гиннесс рекорды куйган. Бу турыда Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илдус Маликов әлеге рекордын ТАССР оешуның йөз еллыгына багышлаган. Сынау узганнан соң, аңа тиешле сертификат тапшырылган. Рекорд куелган көнне Илдус Маликовка 61 яшь тулган. Ул моңа кадәр бозлы суда йөзү буенча берничә дөнья рекорды куйган.

Читайте нас: