Якты юлдан
-5 °С
Ясно
Спорт
19 Марта 2019, 07:55

Уйнагыз, балалар, көлегез!

9-14 июльдә Уфа 53нче Халыкара балалар җәйге уеннарын кабул итәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов белдерүенчә, бүгенге көнгә Уеннарда катнашу өчен 31 илнең 75 шәһәреннән 1228 спортчы килергә теләк белдергән.


— Әлеге Уеннарның үзенчәлеге шунда, аларда илләр җыелма командалары түгел, ә шәһәрләрнеке чыгыш ясаячак. Уеннарда спортның 9 төре буенча ярышлар үтәчәк. Бу күләмле чараның бюджеты 167 миллион 200 мең сум тәшкил итә. Шуның 2 миллион 200 мең сумы — Уфа шәһәре бюджетыннан, 150 миллион сумы —“Газпром” җәмгыятеннән, 15 миллион сумы Русия спорт министрлыгыннан бүленәчәк, — диде министр.

Читайте нас