Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
18 март 2019, 11:42

Лидерлыкны расладылар

Районның яшь җиңел атлетлары республиканың иң яхшы ун йөгерүчесе исәбенә керде

Март башында Мәләвез шәhәрендә төрле яшьтәге йөгерүчеләр арасында җиңел атлетика буенча БР Беренчелеге hәм Чемпионаты узды. Безнең районнан җиңел атлетика буенча республика җыелма командасы составына төрле яшьтәге төркемнәрдә призерлар эләгү hәм Русия беренчелегендә катнашу өчен дәрәҗәле сайлап алу ярышларында «Җилкән» физкультура-савыктыру комплексы тренеры Петр Николаев шәкертләре катнашты.

— Бишенче-алтынчы урыннарны алып, сигез Бишбүләк җиңел атлеты республиканың иң яхшы ун йөгерүчесе арасына керде, — ди Петр Георгиевич. — Безнең форвард Георгий Блиновның искиткеч чыгышын аерым билгеләп үтәргә кирәк. 2000 метрлы дистанциядә ул, 26 катнашучы арасында беренче урынны алып, лидерлыгын кабат раслады. Андрей Петров 8000 метрлы дистанциядә көмеш медаль яулады. Алар Суздаль шәhәрендә Русия беренчелегендә республика данын яклаячак.

Владимир СМОЛОВ.

Петр НИКОЛАЕВ фотосы.
Читайте нас: