Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
5 март 2019, 12:15

Якташыбыз Эдуард Латыйпов Кышкы Универсиадада көмеш медаль яулады

Башкортстан спортчысы 20 чакрымлык шәхси ярышта икенче нәтиҗә күрсәтте: 52 минут 22,4 секунд (+5,5) һәм ике штраф ату.

Беренче булып 52 минут 16,9 секунд нәтиҗә белән Никита Поршнев (Русия) килде. «Бронза»ны француз Феликс Котте-Пунь (+21,5; 0) алды.


Әлеге вакытта Русия җыелмасы гомуми медальләр исәбендә беренче урынны били. Команданың 8 алтын, 9 көмеш һәм 6 бронзасы бар.

Читайте нас: