Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
14 февраль 2019, 12:25

Кыш чаңгы юлы сорый

«Русия чаңгы юллары-2019» 300дән артык сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны җыйды

Узган шимбәдә чаңгы шуарга яратучылар шатлыгына һава торышы бик яхшы булды. Бу көн — 9 февраль — районда 37нче Бөтенрусия киң масштаблы «Русия чаңгы юллары-2019» спорт-сәламәтләндерү акциясендә бөтен ил кебек үк күмәк чаңгы ярышлары билгеләп үтелде. Анда төрле авыл биләмәләреннән һәм районның гомуми белем бирү мәктәпләреннән, район үзәгендәге оешма һәм предприятиеләреннән 300дән артык кеше катнашты. Иң яшь чаңгычы — Бишбүләк авылыннан Илюша Бучневка биш яшь, Усак-Кичү авылыннан иң өлкән Зөфәр Казыйхан улы Фәхрисламовка 73 яшь.

Бу көнне ялкаулыкны һәм моңсулыкны җиңүчеләрне, чаңгыга басарга һәм Бөтенрусия чаңгы бәйрәменә кушылырга карар итүчеләрне район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Валерий Семенов котлады. Спорт ярышлары программасы һәм судьялар бригадасы белән чараның баш судьясы, район хакимиятенең яшьләр белән эшләү һәм спорт буенча комитет рәисе Александр Семенов таныштырды. Теләгән һәркем чаңгы ярышлары буенча ГТО нормаларын да тапшыра алды.

Массакүләм йөгереш сәламәтлек сукмагыннан — вакыт исәбен алмыйча, 1000 метрга йөгерүдән башланды. Катнашырга теләүчеләр күп иде, чөнки аларны оттырышсыз лотерея көтте.

5 — 8 яшьлек чаңгычылар арасында ярышта җиде кеше катнашты. Беренче булып Владислав Васильев (Базлык авылы) белән Валерия Ефремова (Михайловка авылы) килде. Әмма бу әле башы гына иде, 9 — 10 яшьлекләр стартына инде 30 малай һәм 21 кыз чыкты. Уңыш Владислав Семенов (Кече Сидәк авылы) белән Влада Захаровага (Базлык авылы) елмайды. 13 — 15 яшьлек яшүсмерләр арасында 40 малай hәм 25 кыз көч сынашты. Анатолий Кузьмин (Кече Сидәк авылы) белән Валерий Новиков (Базлык авылы) җиңүгә шанс калдырмады. 16 — 17 яшьлек чаңгычылар арасында Әскәр Юнысов (Каныкай авылы) белән Валентина Васильева (Базлык авылы) җиңүче булды. 30 яшькә кадәрге категориядә беренче булып финишка Динар Әхмәтшин (Биккол авыл Советы) белән Марина Колпакова килде. 40 яшькә кадәр — Олеся Кудряшова (Бишбүләк авылы) hәм Владимир Фадеев (Михайловка авылы). 50 яшькә кадәр — даими җиңүче Минсылу Видинеева (Базлык авылы) hәм Владимир Исаев (Куш-Елга авылы). 60 яшькә кадәр — Рәзимә Хәкимова (Кыңгыр-Мәнәвез авыл Советы) hәм Олег Тихонов (Куш-Елга авылы). 60 яшьтән өлкәнрәк ветераннар Виталий Афанасьев (Базлык авылы) белән Сәрия Гизиеваны (Дүсән авылы) алкышладылар.

Оештыручылар барлык призерларга медальләр hәм район хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырдылар. Лотерея уйнату вакытында зур бүләкләр: су чистарту өчен барьерлар, үлчәүләр, почмак шомарткыч машинка h.б. «Тәм дөньясы» кафесы өч тәмле пицца уйнатты.

Бу елның кар катламы чаңгы шуарга яратучыларны сөендерe. Чаңгы юлы март җепшекләренә кадәр чакыра. Иренмә генә!

Владимир СМОЛОВ.

Автор фотосы.
Читайте нас: