Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
11 февраль 2019, 12:16

Бишбүләктә " Русия чаңгы юллары-2019 " массакүләм чаңгы ярышлары узды

Бишбүләклеләр һәм районыбыз кунаклары чираттагы тапкыр чаңгы трассасына җыелды. Гадәттәгечә, биредә барысы да, кечкенә яшьтән алып өлкәннәргә кадәр - чаңгы юлында даими йөрүчеләр һәм яңа уенчылар бар иде. Алар барысы да «Русия чаңгы юллары-2019» район этабында призлы урыннар өчен көрәшергә булды, ә катнашучыларның туганнары һәм якыннары алар өчен һәрьяклап җан атты.

Район башлыгы урынбасары Валерий Семенов мөрәҗәгать иткән сәламләү сүзләреннән соң, барлык катнашучылар да массакүләм стартка чыкты. Трассаны узучыларны лотерея билетлары буенча призлар оту мөмкинлеге көтә иде. Билетларны әкият персонажлары алып чыккан очраклы сайлау ысулы белән, бәхетлеләр "Тәм дөньясы" рестораныннан өч пицца, кувшин фильтры, идән үлчәве һәм болгарка алды. Аннан соң, иң кечкенәләр беренче булып стартка китте. Бу ярышларда барлыгы 10 яшь категориясендә 325 кеше катнашты. Иn яшь чаңгычы — Бишбүләк авылыннан Илюша Бучневка биш яшь, иң өлкәне Усак-Кичүдән Зөфәр Казыйхан улы Фәхрисламовка 73 яшь иде.


5-8 яшьлек чаңгычылар арасында ярышта барлыгы җиде кеше катнашты. Беренче булып Владислав Васильев (Базлык авылы) белән Валерия Ефремова (Михайловка авылы) килде. Әмма бу әле башы гына иде, 9-10 яшьлекләр стартына инде 30 малай hәм 21 кыз чыкты. Уңыш Владислав Семенов (Кече Сидәк авылы) белән Влада Захаровага (Базлык авылы) елмайды. 13-15 яшьлек яшүсмерлeр арасында 40 малай heм 25 кыз көч сынашты. Анатолий Кузьмин (Кече Сидәк авылы) белән Валерий Новиков (Базлык авылы) җиңүгә беркемгә дә шанс калдырмады. 16-17 яшьлек чаңгычылар арасында Әскәр Юнысов (Каныкай авылы) белән Валентина Васильева (Базлык авылы) җиңүче булды. 30 яшькә кадәрге категориядә беренче булып финишка Динар Әхмәтшин (Биккол авыл Советы) белән Марина Колпакова килде. 40 яшькә кадәр — Олеся Кудряшова (Бишбүләк авылы) hәм Владимир Фадеев (Михайловка авылы). 50 яшькә кадәр — даими җиңүче Минсылу Видинеева (Базлык авылы) hәм Владимир Исаев (Куш-Елга авылы). 60 яшькә кадәр — Рәзимә Хәкимова (Кыңгыр-Мәнәвез авыл Советы) hәм Олег Тихонов (Кош-Елга авылы). 60 яшьтән өлкәнрәк ветераннар Виталий Афанасьев (Базлык авылы) белән Сәрия Гизиеваны (Бишбyлeк авылы) ашкышладылар.
Оештыручылар барлык призерларга медальләр һәм район хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырдылар. Лотерея уйнату вакытында зур бүләкләр: су чистарту өчен барьерлар, үлчәүләр, почмак шомарткыч машинка h.б. «Тәм дөньясы» кафесы өч тәмле пицца уйнатты.
Владимир Смолов.
Читайте нас: