Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
1 февраль 2019, 12:38

Тагын бер татар кызы дөньяга танылачак

Алинә Заһитованың тренеры тагын бер татар кызын дөньяга танытырга тели.

12 яшьлек Камилә Вәлиеваның чыгышын ул, быелгы сезонда иң яхшы программа, дип бәяли.

Шулай итеп, танылган тренер Этери Тутберидзе тагын бер татар кызын үз төркеменә алган. Камилә Вәлиева Татарстаннан. Моннан алты ел элек — алты яшендә! — Мәскәүгә күченәләр. Фигуралы шууны дәвам итеп, күптән түген Тутберидзе җитәкчелегендә шөгыльләнергә керешә.

Шул дәрәҗәгә барып җиткән ки, белгечләр дә аны хәзер "фигуралы шууның могҗизасы" дип бәяли икән. Тренеры аны инде бүгеннән үк 2022 елда Пекинда узачак Олимпия уеннарына әзерли, дип яза "Идел" журналы.

Ул вакытта Камиләгә 15 яшь булачак. Ә бит Алинә Заһитова да Олимпия чемпионы булып нәкъ шул яшьтә танылган иде. Кем белә, бәлки, якын киләчәктә мактау пьедесталында берьюлы ике татар кызын да күрә башларбыз әле. Бирсен Ходай!

Читайте нас: