Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
31 гыйнвар 2019, 11:43

Спорт мәктәпләренә субсидия бирелә

Башкортстан Хөкүмәтендә спортның база төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларны финанслауга республика бюджетыннан субсидия бирү тәртибен билгеләүче карар расланды.

Документка Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров рәислегендә узган Хөкүмәт Президиумы утырышы йомгаклары буенча кул куелды.

Муниципаль район һәм шәһәрләр 1177 спортчы – спортның 28 база төре буенча Башкортстан җыелма командалары әгъзалары өчен кием-салым, кирәк-ярак һәм җиһазлар алачак. Нәтиҗәдә, 10 шәһәр һәм районның 58 муниципаль спорт мәктәбенә ярдәм күрсәтеләчәк.. Субсидияләр биреләчек мәктәпләр спорт әзерлеге программаларын гамәлгә ашыра һәм Башкортстан җыелма командалары әгъзаларын әзерли.
Читайте нас: