«Бик якты рухи кичереш, һәр яңалыктан шундый халәттә буласың. Иң мөһиме – әлеге чараның Казанда узуы, чөнки монда үзебезнең җанатарларыбыз бик күп. Иң әүвәл минем исемне атаулары бик күңелле булды. Җанатарлар шулхәтле тырышып җан атты – аларның тавышыннан без бер-беребезне ишетмәдек. Бу бик рәхәт кичереш, рәхмәт аларга», – дип, үзенең кичерешләре белән бүлешкән Харламов дивизионы һәм Казан клубы капкачысы Подъяпольский.