Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
24 гыйнвар 2019, 15:10

Уфада Европа чемпионаты үтәчәк

Уфада 9-10 февральдә «Строитель» стадионында бозда мотоциклда узышу буенча 23нче Европа чемпионаты узачак.

Ярышларда Австрия, Германия, Нидерланд, Русия, Финляндия, Чехия, Швеция, Бельгия һәм Италия спортчылары катнаша. Русия данын Европа чемпионатында Иван Чичков (Уфа, Г. Кадыйров исемендәге спортның техник төрләре үзәге), үсмерләр арасында 2019 елгы Русия чемпионы Дмитрий Солянников (Каменск-Уральский) һәм Сергей Макаров (Луховицы), запас уенчы сыйфатында Никита Богданов, Никита Шадрин (Уфа) яклаячак.
Читайте нас: