Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
24 гыйнвар 2019, 15:06

Алинәбез — беренче!

Минскида фигуралы шуу буенча Европа чемпионаты башланды.

Минск шәһәрендә фигуралы шуу буенча Европа чемпионатының беренче көнендә үк хатын-кызлар арасында кыска программада ярыш үтте. Безнең яраткан спортчыбыз, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова анда, барлык осталыгын күрсәтеп, беренче урынга чыкты. Икенче урында — шулай ук, безнең спортчыбыз Софья Самодурова. Швейцария спортчысы Алексия Паганини әлегә өченче урында.

25 гыйнварда хатын-кызлар арасында ирекле программа буенча ярыш көтелә. Анда Алинә иң көчлеләр арасындагы соңгы разминкада — дүртенче, ә Софья бишенче булып чыгыш ясаячак. Ярыш лидерларына ирекле программаны да шулай төгәл һәм хатасыз башкарырга гына кирәк.

Илебез данын яклаучы кызларга уңышлар телибез!

Читайте нас: