Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
22 гыйнвар 2019, 16:16

«Эшкә — велосипедта» акциясенә кушыл!

17 майда һәм 20 сентябрьдә Русиядә тагын «Эшкә — велосипедта» акциясе узачак. Башкортстанда яшәүчеләрне акцияга кушылырга чакыралар.

«Көндәлек эшләрне башкару өчен велосипедта йөрү — җиңел һәм уңайлы, моның өчен махсус кием яки әзерлек кирәкми», — ди оештыручылар.

Акция гражданнарны шәхси автотранспорт урынына хәрәкәт итүнең актив төрләрен ешрак файдаланырга күндерергә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны активлаштыру, дәүләт, коммерция һәм дәүләткә карамаган оешмаларның игътибарын шәһәрнең экологиясен саклау һәм транспорт эшен камилләштерү проблемаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.

2018 елда «Эшкә — велосипедта» акциясе илнең 35 төбәгендә үтте. Акциягә 400дән артык компания кушылды, андагы хезмәткәрләрнең гомум саны — 1 миллионнан күбрәк.

Акция турында тулырак мәгълүмат белән www.bike2work.ru сайтында танышырга мөмкин.



Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: