Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
21 декабрь 2018, 15:52

Алинә Заһитова алтын йөзле тимераякта шуачак

Jackson Ultima Skates компаниясе Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың тимераягына алтыннан яңа лезвие әзерли.

Компания үзенең Instagram битендәге фото астына, чемпион өчен, дип язган. Хэштегта Заһитова фамилиясе куелган. John Wilson Blades компаниясе дә фигуралы шуу буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведевага алсу төстәге алтын лезвие эшләп биргән булган. Әмма яңа инвентарь белән ул уңышсыз чыгыш ясады, дип яза realnoevremya.ru.

Сүз уңаеннан: бүген Саранск шәһәрендә фигуралы шуу буенча ил беренчелегенә ярышлар башланды. Кыска программада хатын-кызлар иртәгә чыгыш ясаячак. Анда, билгеле, Алинә Заһитова да чыгыш ясаячак.
Әлеге чемпионат Олимпиададан да кызыклырак булыр дип көтелә. Ни өчен дигәндә, Олимпиададан соң Заһитова белән Медведеваның бу икесе бергә катнашкан беренче ярышы. Кем беренчелекне алыр, анысын вакыт күрсәтер.

Читайте нас: