Якты юлдан
+20 °С
Облачно
Социаль өлкә
15 Сентября , 04:05

Актив озын гомерлелеккә ярдәм

«Вера» Югары Троицк социаль хезмәт күрсәтү йорты» Дәүләт бюджет учреждениесендә (Кыңгыр-Мәнәвез авылындагы бүлекчә) өлкән яшьтәге кешеләр hәм инвалидлар өчен яшәү урыны гына тyгел, ә чын өй. Бирегә кайгыртуга, ярдәмгә hәм лаеклы яшәү шартларына мохтаҗ кешеләр мөрәҗәгать итә.

Актив озын гомерлелеккә ярдәмАктив озын гомерлелеккә ярдәм
Актив озын гомерлелеккә ярдәм

Коллективның төп бурычы — һәркем yзен кирәкле hәм якланган итеп тоя торган атмосфера булдыру. Биредә өйдәге кебек: матур интерьерлар, уңайлы җиhазлар, тере чәчәкләр hәм карау буенча кайгыртучан ярдәмчеләр тарафыннан булдырылган чисталык. Әмма иң мөhиме — ул игътибар. Персонал өлкeн яшьтeгә кешеләрнең аеруча нечкә күңелле булуын аңлый, шуңа күрә игелеклелек hәм эчкерсез аралашу биредә беренче урында тора.

Бүлекчәдә тормыш мәгънә белән тулы. Урындагы артистларның даими концертлары, бәйрәмнәр, чәй эчүләр hәм спонсорлардан бүләкләр күңелсезләнергә ирек бирми. Хезмәткәрләр яшәүчелeрнең hәр көнен иҗат hәм спорт белән шөгыльлeнүдән алып саф hавада йөрүгә кадәр якты булсын, дип тырышалар.

— Безнең hәр көн минутлап язылган, — дип сөйли бyлекчe мөдире Раиса Рамоновна Рәхимова. — Бу лекторийлар, әңгәмәләр, өстәл уеннары буенча турнирлар, экскурсияләр hәм хәтта җиләк-җимеш җыю. Без туклануга зур игътибар бирeбез: ул биш тапкыр, баланслы, ә атнага өч тапкыр яшәүчелeр вариатив менюдан ризыкларны үзләре сайлый алалар.

Вакыт уза, кешеләр үзгәрә, ләкин бер генә нәрсә үзгәрешсез кала: монда кеше — төп кыйммәт икeнән беләләр, ә сизгерлек hәм кайгыртучанлык гомерне озайтырга, аны шатлык белән тутырырга сәләтле.

Илшат ХӘЙРЕТДИНОВ.

Раиса РӘХИМОВА фотолары.

Актив озын гомерлелеккә ярдәм
Актив озын гомерлелеккә ярдәм
Актив озын гомерлелеккә ярдәм
Автор:И Хайретдинов
Читайте нас