Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 июль 2021, 10:35

Путин түләүләрен алыр өчен гариза язарга кирәкми

Дәүләт хезмәтләре порталында мәктәп укучыларының әти-әниләре шәхси кабинетларында август аенда бер тапкыр 10000 сум алуга әзер гаризалар пәйда булган.

Путин түләүләрен алыр өчен гариза язарга кирәкми
Путин түләүләрен алыр өчен гариза язарга кирәкми
Путин түләүләрен алыр өчен гариза язарга кирәкми
Путин түләүләрен алыр өчен гариза язарга кирәкми

Тутырылган гаризалар ата-аналарга 11 июльдән килә башлаган. Аларны тутыру өчен фондның үткән елларда 16 яшькә кадәрге балаларга түләүләр барышында җыелган мәгълүматларыннан файдаланылган.

Ата-аналарның төп бурычы – барлык мәгълүматларның дөреслеген тикшерү. Кемнәрнеңдер фамилиясе яки телефон номеры алышынган булырга мөмкин. Шуңа башта – шәхси профильнең, аннан соң гаризаның дөреслеген тикшерергә кирәк. Акча җибәрү өчен күрсәтелгән счетны да тикшерү-барлау мөһим. Төп шарты – счет гариза бирүченеке булырга тиеш, ә түләү системасының ниндилеге мөһим түгел. Акчаны август аенда күчерә башлыйлар.

 Исегезгә төшерәбез: 10 мең сум күләмендәге акча бер тапкыр 6–18 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә һәм, физик мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле, мәктәптә укуларын дәвам итүче 18–23 яшьлек инвалидларга бирелә.

https://vatantat.ru/2021/07/58542/

Фото: https://static.rueconomics.ru

 

Автор:
Читайте нас: