Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
24 июнь 2021, 10:17

Йөкле һәм ялгыз ата-аналарга пособие алу өчен гаризалар 1 июльдән кабул ителә башлаячак

Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин булачак.

Йөкле һәм ялгыз ата-аналарга пособие алу өчен гаризалар 1 июльдән кабул ителә башлаячак
Йөкле һәм ялгыз ата-аналарга пособие алу өчен гаризалар 1 июльдән кабул ителә башлаячак

Яңа түләүләр 8-16 яшьлек балаларын ялгыз тәрбияләүче анага яки атага, шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына учетка баскан хатын-кызларга биреләчәк. Йөкле хатыннарга пособие бер тапкыр түгел, ә ай саен түләнә, дип аныклый «360»телеканалы.

«Ике түләүнең дә күләме һәр төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы нигезендә билгеләнә. Тулы булмаган гаиләләргә акча түләү белән бәйле очракта сүз баланың яшәү минимумының 50% ы турында бара, йөклелек буенча түләгән очракта — эшкә яраклы өлкәннәрнең яшәү минимумының 50% ы», — дип аныкладылар РПФда.

Матбугат хезмәтендә пособиеләр алу өчен гаилә кеременең күләме мөһим шарт булып тора, дип ассызыкладылар. "Кагыйдәләр буенча ул субъектта җан башына яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Пособие ихтыяҗны комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә", - дип искәрттеләр Россия Пенсия фондында.

Гаризаларны карау вакыты һәм ихтыяҗны бәяләү критерийлары Россия Хөкүмәтенең тиешле карарын бастырып чыгарганнан соң барлыкка киләчәк.

https://iz.ru/1182418/2021-06-22/zaiavleniia-na-posobiia-beremennym-i-roditeliam-odinochkam-nachnut-prinimat-s-1-iiulia?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Фото: https://ctnews.ru

 

Йөкле һәм ялгыз ата-аналарга пособие алу өчен гаризалар 1 июльдән кабул ителә башлаячак
Йөкле һәм ялгыз ата-аналарга пособие алу өчен гаризалар 1 июльдән кабул ителә башлаячак
Читайте нас: