Хәзер эш стажына укыган чор һәм өстәмә һөнәри белем алган еллар, шул исәптән квалификацияне күтәрү курслары да кертеләчәк. Төп шарт - шул вакытта хезмәткәрләр өчен эш урыннары һәм хезмәт хакы саклансын, ә эш бирүчеләр алар өчен мәҗбүри пенсия страховкасы взносларын күчерә барсын.
Яңа тәртип картлык буенча лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу хокукына ия хезмәткәрләрнең бөтен категориясенә дә кагыла. Шул ук вакытта, әлеге инициатива һөнәрләре даими рәвештә квалификацияне арттыруны таләп иткән кешеләр өчен аеруча актуаль булачак.
«Беренче чиратта, болар – мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре. Моңа кадәр аларның стажында бары тик эштә булу, вакытлыча эшкә сәләтсезлек вакыты, еллык һәм өстәмә түләнә торган яллар, авырлы хатын-кызларны зыянлы факторлар йогынтысы янамаган эшкә күчерү чоры гына исәпкә алына иде», - дип искәртәләр Хөкүмәттә.
Хәзер вакытыннан алда пенсиягә зарарлы һәм хәвефле производство хезмәткәрләре (мәсәлән, текстиль сәнәгате, урман хәзерләү, тимер юл транспорты машинистлары, автобус һәм троллейбус водительләре, шахтерлар) хокуклы. Эш характерына, һөнәренә һәм стажына карап, алар пенсиягә 45-50 яшьтә чыга ала. Табиблар, педагоглар, артистлар да лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу мөмкинлегенә ия. Аларга пенсия яшьләре җиткәч түгел, ә тиешле еллар (махсус стаж) тупланганнан соң билгеләнә. Минималь мотлак махсус стаж 25 елдан 30 елга кадәр тәшкил итә.