Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
15 февраль 2021, 13:43

Кемнәрнең хезмәт хакы арта?

Хөкүмәт эш хакларын билгеләүгә ачыклык кертергә нияли.

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау һәм Финанс министрлыкларына бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Аларны Хөкүмәткә 20 апрельгә кадәр кертергә кирәк.

12 февральдә узган Министрлар кабинеты утырышы карарларында әйтелгәнчә, күрсәтмә федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан бирелгән мәгълүматны анализлау өчен бирелгән.

Мишустин Хөкүмәт утырышы барышында, төбәкләрдә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын формалаштыру принциплары максималь ачык булырга тиеш, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, Президентның май указларына формаль мөнәсәбәт булырга тиеш түгел.

Нәтиҗәдә, Премьер мәгълүматларны җыярга һәм "һәр хезмәткәрнең реаль хезмәт хакы дәрәҗәсен" билгеләргә кушты. Шулай ук, ул бер үк структура кысаларында хезмәт хакын төрлечә түләү мәсьәләсен ачыкларга кушты.
https://kiziltan.ru
Читайте нас: