Якты юлдан
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 февраль 2021, 11:40

1 февральдән Россиядә социаль пособиеләр 4,9%ка артачак

Инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиациягә дучар ителгән кешеләр, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Хезмәт Геройлары, производствода зыян күргән гражданнар өчен социаль пособиеләр һәм түләүләр 1 февральдән 4,9%ка күтәреләчәк. Шулай ук балалар пособиеләре дә арттырылачак.

Россия законнары буенча түләүләрне индексацияләү коэффициенты инфляциягә тиңләшергә тиеш, ул 2020 елда 4,9% тәшкил итә, дип аныклады ТАСС. Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр генә түгел, ә 1 февральдән аена 1211,66 сумга кадәр үсәчәк социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнәчәк. Җирләүгә пособие 6124,86 сумнан 6424,98 сумга кадәр артачак.
1 февральдән бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 18 004,12дән 18 886,32 сумга, бала карау буенча пособие 7082,85 сумга, йөклелекне иртә срокларда (12 атнага кадәр) исәпкә кую өчен бер тапкыр бирелә торган пособие 675,15 тән 708, 92 сумга кадәр артачак.
2021 елда Россия Хөкүмәте вакытлыча эшкә яраксызлык өчен 68,5 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк.
https://360tv.ru/news/vlast/na-49-vyrastut-sotsialnye/?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Читайте нас: