Якты юлдан
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
27 гыйнвар 2021, 13:19

1 февральдән пенсияләр арта

1 февральдән күп кенә русиялеләрнең пенсиясе артачак. Түләүләрнең ни дәрәҗәдә артуы турындагы мәгълүматны Русия Хөкүмәте порталында табарга мөмкин.

Беренче чиратта, федераль ташламалардан файдаланучыларга тиешле түләүләр артачак. Аның күләме алучыга бәйле. Мисал өчен, барыннан да күбрәк Русия һәм Советлар Союзы Геройлары ала - 60 мең сумнан артык. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга 4,1 мең сум өстәмә түләнә, ә инвалидлар 2,2 меңнән 3,8 мең сумга кадәр ала.
Моннан тыш, түләү составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы да индексланачак. Әлегә аның акча эквиваленты 1,1 мең сумга тигез. Индекслау 3,8 процент тәшкил итәр дип планлаштырылган. Әмма Хезмәт министрлыгы әзерләгән карар нигезендә индекс 4,9 процент тәшкил итәчәк.
Февральдән элекке шахтерлар һәм очучыларга түләүләр дә артачак. Пенсионерларның әлеге категорияләре Пенсия фондыннан өстәмә түләүләр алырга мөмкин. Аларның күләмен ел саен 4 тапкыр - 1 февральгә, 1 майга, 1 августка һәм 1 ноябрьгә үзгәртәләр.
Моннан тыш, февральдән эшләүче пенсионерлар да түләүләрнең артуына өмет итә алачак. Элегрәк бу категория пенсионерларга түләүләрне индекслауны Владимир Путин йөкләгән иде.
Хәзерге вакытта эшләүче пенсионерлар иң аз өстәмәгә дәгъва итә ала. Проблема шунда, аларга түләү ел саен 3 баллдан артмый. Быел 1 балл - 98,8 сум тәшкил итә, шул рәвешле өстәмә күләме 296,4 сум тәшкил итә.
https://kiziltan.ru
Фото: yaroslavl.ldpr.ru
Читайте нас: