Якты юлдан
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
25 гыйнвар 2021, 11:30

1 февральдән социаль түләүләр артачак. Кем күбрәк алачак?

1 февральдән балаларга пособиеләр, пенсионерларга, инвалидларга һәм җитештерү җәрәхәтләре алган кешеләргә өстәмә түләүләр артачак. Киләсе айдан түләүләрне кемгә һәм күпмегә арттырачаклар?

Аларга инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хезмәткәрләрнең билгеле бер категорияләре, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары, фашизмның балигъ булмаган тоткыннары һәм радиация йогынтысыннан зыян күргән кешеләр керә.

Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүгә хокуклы кешеләр 1 февральдән күбрәк алачак. Нәкъ менә шушы датадан социаль түләүләр узган елгы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнә. Аны гыйнвар башыннан исәпләп чыгаралар. Быел өстәмә 4,9% тәшкил итәргә тиеш. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән Хөкүмәт Карары проектында әнә шундый сан күрсәтелгән. Документ шушы көннәрдә расланыр дип көтелә.
Читайте нас: