Якты юлдан
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
9 гыйнвар 2021, 19:40

Ленара Иванова: “Халыкка ярдәм күрсәтү чаралары шактый артты”

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан"Узган елда халыкны социаль яклауга 43 млрд. сум чамасы акча юнәлтелде, - диде Ленара Иванова үзенең отчетында.

- Халыкка социаль ярдәм күрсәтү чараларына юнәлтелгән акчалар күләме шактый артты – 27 млрд.сум тирәсе: бу өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр кертүгә бәйле. Аны алучылар саны якынча 100 меңнән артык гаилә тәшкил иткән.
Моннан тыш, агымдагы елда социаль контракт рәвешендә (ярлылыкны киметү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру кысаларында) ярдәм күрсәтүгә финанслау шактый артты – 307 миллион сумга кадәр. Нәтиҗәдә, социаль контракт төзегән гражданнар саны - 6 меңгә якын.
Ветераннарга да игътибар кимеми. Җиңүнең 75 еллыгына республика бюджеты исәбеннән Бөек Ватан сугышы инвалидлары, анда катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары, шулай ук сугыш елларының тыл хезмәтчәннәре 177,2 млн.сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне алды.
Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә 206 меңнән артык граждан эшсезлек буенча пособие алды, аларга 7 млрд.сумга якын пособие түләнде. Эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән 70 меңнән артык граждан эшкә урнаштырылган.
Карантинда яки өй шартларында үзизоляцияләү режимында булганнарга социаль ярдәм күрсәтү туктатылмады.
Ленара Хәкимова өлкәннәр турында болай диде:
“1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан республика башлыгының өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын күтәрүгә, сәламәтлеген ныгытуга, аларның социаль активлыгын һәм сәламәт яшәү тормышын арттыруга юнәлдерелгән «Башкортстанда озын гомерлелек» проекты эшли башлады. Беренче нәтиҗәләр дә бар. Мәсәлән, сентябрь аенда өлкәннәр арасыннан 243 кеше җайга салынган туристик маршрутлар буенча үтте”.
Узып баручы елда реабилитациянең техник чараларына якынча 11 млн. сумлык 945 сертификат һәм инвалид балаларны тернәкләндерү өчен 50 млн. сумнан артык суммага 1204 сертификат бирелде, - диде Л. Иванова.
Чыганак һәм фото: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Lenara-Ivanova--Halikka-yard-m-k-rs-t-charalari-shaktiy-artti-625199/

Читайте нас: