Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 гыйнвар 2021, 14:01

Ана капиталы күләме арта

Русиядә бүгеннән, 1 гыйнвардан, ана капиталы индексацияләнә. Өстәмә күләме 3,7 процент тәшкил итәчәк.

2021 елда ана капиталы күләме беренче балага – 483 882 сум,икенче бала өчен 639 432 сум булачак. Быел миллионнан артык гаилә ана капиталы белән кулланыр дип күзаллана.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы узган елның 1 мартыннан киңәйтелде һәм 2026 елның ахырына кадәр озайтылды. Шулай ук 2020 ел башыннан беренче баласы туган яки уллыкка (кызлыкка) алынган гаиләләргә дә сертификат бирелә башлады.
Былтыр 22 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин ана капиталы акчасын хәрби ипотеканы каплауга рөхсәт итүче законга кул куйды. Ә ил премьер-министры Михаил Мишустин ана капиталын авыл ипотекасы өчен куллану мөмкинлеге турында әйткән иде.
https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: