Чараның ахырында Президент балалары булган гаиләләргә сюрприз ясады: Яңа елга 5әр мең сум акча түләргә вәгъдә итте. "Пандемия аркасында быел балалар өчен чыршы бәйрәмнәре дә булмаячак. Бөтенләй дә бәйрәмсез калмас өчен 7 яшькә кадәр һәр балага бишәр мең сум биреләчәк", - диде ул. Акча автоматик рәвештә түләнәчәк.