Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 декабрь 2020, 12:50

Башкорт теленә яңа караш

12 декабрь көнне (17:20 сәгатьтә) Арт-квадратның «Сердце» ивент холлында "Башҡорт теленә яңы ҡараш" дип аталган чара узачак.

Аның кысаларында башкорт телен үстерү һәм популярлаштыру буенча яңа проектлар тәкъдим ителәчәк. Чара офлайн һәм онлайн форматта узачак: короновирус пандемиясе шартларында барлык теләүчеләрне бер мәйданчыкта җыеп булмый. Проект авторлары һәм аны оештыручылары, иҗтимагый фикер лидерлары катнашачак һәм БСТ телеканалы эфирында һәм социаль челтәрләрдә турыдан-туры трансляция оештырылачак.
Чара барышында катнашучыларга башкорт-рус һәм рус-башкорт тәрҗемәсенең яңа Веб-порталы, башкорт телен өйрәнү өчен мобиль кушымталар, үсеп килүче «Асылташ» яшьләр бренды һәм башкалар турында сөйләячәкләр.
Чараны оештыручысы - Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды. Махсус кунак - яшь курайчы Юлай Касыймов.
Рәхим итегез!
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: