Ана капиталын башка максатларга юнәлдерү турында закон кабул ителде
Үзгәрешләр «Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме турында» 12 федераль законы статьясына һәм Россиянең аерым закон актларына кертелә.
Хатын-кызлар ана капиталы акчасын пенсия туплау өчен тотудан баш тарткан очракта, акчаны кире кайтарып ярты ел узганнан соң, башка максатларда файдалана алачак. Үзгәрешләр «Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме турында» 12 федераль законы маддәсенә һәм Россиянең аерым закон актларына кертелә. Бу хакта РИА Новости яза.
Гамәлдәге закон буенча, ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга, бакча участогында йорт төзүгә, балаларны укытуга, айлык түләүләргә, әнинең пенсиясенә яки инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә тотып була.
Закон буенча, РФ Пенсия фонды счетына акча кергәннән соң ана (гаилә) капиталы акчасын кире алган хатын-кызларга 6 ай вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә алар ана капиталы акчасына торак шартларын яхшырту, балага белем бирү, инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү өчен билгеләнгән товарлар һәм хезмәтләр сатып алу турында гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.