Якты юлдан
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
10 ноябрь 2020, 13:52

«Безнең кайгырту» — пандемия шартларында кешеләргә ярдәм итү

«Бердәм Русия»нең төбәк башкарма комитеты март аенда «Безнең кайгырту» проектын башлап җибәрде. Волонтерлык үзәге эше кысаларында партия, «Яшь Гвардия» активистлары hәм башка фикердәшләр социаль якланмаган гражданнарга ярдәм итү өчен берләште.

Проектның бер юнәлеше — мохтаҗ — ялгыз яшәүче пенсионерларга ярдәм итү. Пандемия шартларында мондый учреждениеләр хезмәткәрләренә зур эш йөкләнә, шуңа күрә волонтерларның ярдәме бик кирәк. Кыңгыр-Мәнәвездә стационар социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре, карантинда булганда, ике атна тулы изоляциядә вахта режимы белән эшлиләр. «Бердәм Русия» активистлары аларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады hәм чәй эчү җыелмалары тапшырды, аларны хезмәткәрләр чәй табыны артында татып карады hәм хәстәрлек күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерде.
Галина ВАРИКОВА.
Рәйсә РӘХИМОВА фотосы.
Читайте нас: