Якты юлдан
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 октябрь 2020, 11:39

7 яшькә кадәр балаларга акча арттырылачак

Владимир Путин шундый фәрман чыгарган. Сүз нинди акчалар турында бара?

Русиядә 7 яшькә кадәр балаларның ата-аналары өчен вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие (больничный) күләме артырга мөмкин. Президент Владимир Путин Дәүләт Советы Президиумы утырышында әнә шундый йөкләмә бирде.
Шул ук вакытта пособие күләменә страховка стажының дәвамлылыгы йогынты ясарга тиеш түгел. Президент Хөкүмәткә әлеге башлангычны финанслау чыганакларын 1 декабрьгә кадәр табарга кушты.
Үтәлеш өчен җаваплы итеп премьер Михаил Мишустин билгеләнде.
Әле "больничный"лар страховка стажына карап түләнә.
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: