Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 Май 2019, 17:59

Авылда пенсиясенә өстәмә алачак кеше саны артачак

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пенсиясенә 25 процентлы өстәмә акча түләнәчәк авыл хезмәтчәннәре һөнәрләре исемлеген киңәйтү турында проект тәкъдим итте.

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт эшчәнлеге турында хисап нәтиҗәләре буенча, пенсиягә 25 процентлы өстәмә түләү алачак авыл хезмәтчәннәренең һөнәрләре исемлеген киңәйтергә кушкан иде.


Проектка аңлатма язуында әйтелгәнчә, яңа исемлектә авыл хуҗалыгына караган һөнәрләр генә булырга тиеш түгел. Исемлек «функциональ вазыйфаларына авыл хуҗалыгы техникасын һәм җитештерү җиһазларын хезмәтләндерү, аларны ремонтлау, шул исәптән авыл хуҗалыгында җитештерү объектларын саклау белән бәйле эшләр» кергән һөнәрләр, вазыйфалар һәм белгечлекләр белән киңәйтелгән, дип яза "Татар-информ".


Исемлеккә авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүче шәхси эшкуарларны да кертергә тәкъдим ителә.

Читайте нас: