Хәзер беренче һәм икенче балага пособиене рәсмиләштерү өчен гаризаны әти-әниләренең кайда теркәлүе буенча гына түгел, ә теләсә кайсы шәһәрдә бирергә мөмкин.
Элегрәк пособиеләр бары теркәлгән яшәү урыны буенча гына түләнә иде, ә бүгенге көннән аларны алу өчен вакытлыча теркәлү дә кирәк булмаячак, дип билгеләп үтелә.
Пособие бала 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап туса яки уллыкка алынса һәм Россия гражданы булса түләнә. Шулай ук гаиләнең җан башына уртача керем күләме эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан бер ярым тапкырга артмаска тиеш.