Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
26 апрель 2019, 14:54

Путин ветераннарга Җиңү көненә ел саен 10 мең түләү турындагы указга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына ел саен 10 мең сум акча түләү турындагы указга кул куйды. Дәүләт башлыгы «Бөек Ватан сугышы ветераннарына тирән хөрмәт күрсәтеп» шундый карар кабул итте, диелә Указда. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әлеге түләү ел саен, быелдан башлап, Җиңү көненә туры китереп башкарылачак. Аны Россия территориясендә, Латвия, Литва һәм Эстониядә даими яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар алачак.


Россия хөкүмәтенә чыгымнарны финанслауны, аерым алганда, түләү китереп җиткерүне тәэмин итәргә, аны гамәлгә ашыру тәртибен һәм шартларын билгеләргә кирәк

Читайте нас: