Якты юлдан
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 март 2019, 16:01

Россия Пенсия фондында кемнәрнең ике пенсия алырга хокуклы булуы турында сөйләделәр

Бер категорияне инвалидлык һәм картлык буенча иминият пенсиясе алучы Бөек Ватан сугышында

Мисал өчен, бер категорияне инвалидлык һәм картлык буенча иминият пенсиясе алучы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм блокадачылар тәшкил итә. Моннан тыш, «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар да ике пенсия алырга хокуклы.


Картлык буенча иминият пенсиясе һәм тиешле еллар эшләгән өчен дәүләт пенсиясе алучылар төркеменә дәүләт хезмәткәрләре, космонавтлар һәм очучы-сынаучылар керә.


Моннан тыш Чернобыль АЭСындагы авариянең аяныч нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, нурланыш алган кешеләрнең гаилә әгъзалары, шулай ук хезмәт урынында һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм тол калган хатыннары (яңадан кияүгә чыкмаган) да ике пенсия алырга хокуклы.


Басма билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасында 1957 елда «Маяк» җитештерү берләшмәсендә нурланыш алучыларны һәм биредәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзаларын да ике пенсия алырга хокуклы кешеләр исемлегенә кертергә тәкъдим иткәннәр. Хәзерге вакытта аларга бер пенсия генә түләнә.
Читайте нас: