Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 март 2019, 14:03

Авыл пенсионерлары күбрәк алачак

Авыл хуҗалыгы стажын яңадан исәпләү нәтиҗә­сендә республиканың авыл җирендә яшәүче 54,5 мең­нән артык эшләмәүче пенсионерга түләүләр арткан. Өстәмәләр аена 1333 сум 55 тиен тәшкил итәчәк. Өчен-че группа инвалидларның акчасы аена 667 сумга артачак. 25 процент өстәмә түләү 1 гыйнвардан арткан яңа түләү – 5334,19 сум күләменнән чыгып исәпләнә.

Өстәмә түләүгә хокук өч шартны үтәгәндә бирелә. Беренчесе, пенсионерның яки әле генә пенсия мәсьәләсендә мөрәҗәгать итүчеләрнең авыл хуҗалыгындагы эш стажы 30 елдан да ким булмаска тиеш. Икенчесе, пенсионер авылда яшәргә һәм өченчесе, ул эшләмәскә тиеш.Авыл пенсионерларына акчаны яңадан исәпләү буенча эш дәвам итә. Пенсионер Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итеп, арттырылган түләүгә хокукын раслаучы өстәмә документларны китерергә тиеш. Ел ахырына кадәр мөрәҗәгать иткәндә исәп-хисап агымдагы елның 1 гыйнварыннан ясалачак. Гариза соңрак тапшырылса, пенсия мөрәҗәгать иткән айдан соң килүче яңа айдан артачак, дип ачыклык кертте Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәсе рәисе Фоат Хантимеров.


Авыл пенсионерларына тиешле түләү хокукын бирүче стажны исәпләгәндә, терлекчелектә, игенчелек һәм балыкчылыкта мәшгульлек шартларында колхозларда, совхозларда һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында эш исәпкә алына.

Читайте нас: