Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 март 2019, 11:48

Ихаталарны төзекләндерү: сораулар һәм җаваплар

Республикада төзекләндерү буенча "Башкортстан ихаталары" программасы гамәлгә кертелде. Быел бу максатка 1,7 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. 2024 елга кадәр гамәлдә булачак программага алдагы өч елда 3,8 миллиард сум бүленәчәк. Быел республиканың төрле төбәкләрендә 480 ихата ремонтланачак, алдагы 5 елда өч меңгә якын ихатаны тәртипкә китерү күз уңында тотыла. Бу уңайдан сораулар һәм җаваплар төрендә мәгълүмат тәкъдим итәбез.

1. Программаның исеме.Ихаталарны комплекслы төзекләндерү буенча "Башкортстан ихаталары" программасы.


2. Ул күпме вакытка исәпләнгән?

6 елга, 2019-24 еллар.


3. Программаның асылы нидә, максатлары нинди?

Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда яшәүче гражданнарга уңайлы шартлар тудыру. Ихата территорияләрендә уңайлы мохит тәэмин итү.


4. Программаның кураторы кем?

Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы.


5. Программаны гамәлгә ашыру барышы өчен кем җаваплы?

Муниципаль берәмлекләр, чөнки заказчы булып торалар.


6. Программаны гамәлгә ашыру ничек финанслана һәм нинди нисбәттә?

94 проценты - Башкортстан Республикасы бюджетыннан;

5 проценты - муниципаль берәмлек бюджетыннан;

1 проценты - күпфатирлы йортлар хуҗалары акчасы.


7. Программада нинди торак пунктлар катнаша? Авыл биләмәләре керәме?

Башкортстан Республикасындагы күпфатирлы йортлар булган барлык торак пунктлары да.


8. 2019 елга, 2020 елга һәм арытаба күпме ихата ремонтлау программага кертелгән?

2019 елда 480 ихата төзекләндереләчәк, ә 2024 елга кадәр 3 меңләп ихата территориясен төзекләндерү планлаштырыла. 2020 елга ихаталар исемлеге 2019 елның өченче кварталында ук формалаштырылачак.


9. 2019 елга һәм алдагы чорга программага кертелгән ихаталар исемлеген кайда карарга була?

2019 елга программага кертелгән ихаталар исемлеген муниципаль берәмлекләр хакимияте сайтларында карарга мөмкин. Шулай ук, бердәм исемлек республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган https://house.bashkortostan.ru/activity/14535. 19 мартка кадәр "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлекчәсе сайтында таныша аласыз https://bashkortostan.er.ru.


10. Ихаталарны төзекләндерү чаралары исемлегенә нәрсә керә? Карарларны (нормативлар) кем кабул итә?

Эшләрнең мәҗбүри исемлегенә балалар мәйданчыгы (балалар имгәнмәсен өчен аяк астына резина катлам түшәү), контейнер мәйданчыгы, яшелләндерү, машина кую урыннары, мәгълүмат стенды, тышкы яктырту, видеокүзәтү, эскәмияләр, урналар - барысы да югары дәрәҗәдә булдырылырга тиеш. Шулай ук, өстәмә рәвештә спорт, ял итү мәйданчыклары, кер киптерү өчен җайланмалар һәм башкаларны эшләү каралган.

Норматив база буенча таләпләрне проект оешмалары билгели.


11. Бер ихатаны ремонтлау буенча финанслау лимитлары бармы?

Һәр ихатаны төзекләндерү буенча билгеле бер сумма юк, чөнки ихаталар торышы төрле. Аны, ихата үзенчәлекләреннән чыгып, расланган төзекләндерү стандартына (төзекләндерү элементлары исемлеге) ярашлы, иҗтимагый-административ комиссия билгели.


12. Ихатаны киләсе елга программага кертер өчен кайчанга кадәр заявка бирергә кирәк?

Агымдагы елның 1 сентябренә кадәр.


13. Программада ничек катнашырга? Халык нәрсә эшләргә тиеш?

Программага керү өчен халыкка күпфатирлы йорт хуҗаларының гомум җыелышын үткәрергә, анда программада катнашу турында карар кабул итәргә һәм муниципаль берәмлек хакимиятенә гариза җибәрергә кирәк.


14. Программада кемнәр катнаша ала (яшәүчеләр, идарәче компания, муниципалитет)?

Санап үтелгән барлык яклар да.


15. Программага керәчәк ихаталарны сайлау нинди критерийлар буенча башкарылачак?

Килгән барлык гаризалар муниципаль берәмлекнең иҗтимагый-административ комиссиясе тарафыннан карала, ул әлеге һәм күрше ихаталар торышын, төбәк үзенчәлекләрен, шулай ук төзекләндерү ихтыяҗын исәпкә ала.


16. Ихатаны төзекләндерү яисә төзекләндермәү мәсьәләсе буенча карарны кем кабул итә?

Муниципалитетның иҗтимагый-административ комиссиясе.


17. Иҗтимагый-административ комиссия составына кемнәр керә?

Муниципалитет хакимияте вәкилләре, депутатлар, җәмәгатьчелек, инвалидлар җәмгыяте вәкилләре.


18. Халык ихаталарның дизайн-проектына, материаллар сайлап алуга йогынты ясый аламы? Моны ничек эшләргә була?

Торак хуҗаларының гомум җыелышында халык ихаталарны төзекләндерү проект-дизайнын карый, эшләр исемлегеннән иң кирәкле дип тапканнарын сайлый. Әлеге тәкъдимнәрне караганнан соң, муниципаль берәмлек белгечләре проектка техник биремне формалаштыра. Норматив документлар таләпләренә туры китереп төзелгән проект (хәвефсезлек зонасы, инженер челтәрләре һ.б.) халык тарафыннан яңадан тикшерелә һәм раслана.


19. Халык, кирәк булганда, өстәмә объектлар кертә аламы? Кем исәбенә?

Программаны формалаштырганда киләсе елга халык, мәҗбүри эшләрдән тыш, өстәмә эш төрләрен алдан карау тәкъдиме белән чыга ала (торак хуҗаларының гомум җыелышында карар кабул ителергә һәм муниципалитетка җибәрелергә тиеш). Тәкъдим муниципалитетның иҗтимагый-административ комиссиясе тарафыннан каралачак һәм, уңай карар кабул ителгән очракта, әлеге эш төрләре ихатары төзекләндерү проектына кертеләчәк (халыкның 1 проценты тарафыннан берлектә финанслау сакланган очракта).


20. Этләрне йөртү мәйданчыгына исәп тотарга мөмкинме?

Территория СанПин таләпләренә туры килгән очракта, мөмкин.


21. Акча җыю процессы ничек барачак, аерым квитанция булачакмы?

Квитанциядә аерым юл каралган. Җыелган барлык сумма махсус исәпкәңкүчереләчәк.


22. Эшләрнең һәм билгеләнгән объектларның сыйфаты өчен кем җавап бирә?

Заказ бирүче муниципаль берәмлек. Төзелгән муниципаль контрактлар нигезендә подрядчы (3 елның гарантия вакытында).


23. Халык эш сыйфатын контрольдә тота аламы? Ничек итеп?

Әйе, күпфатирлы йорт хуҗаларының гомум җыелышында сайланган вәкил башкарылган эшләр актына имза куя.


24. Төзекләндерү объектларына күпме гарантия бирелә?

3 ел.


25. Сораулар һәм ачыкланган проблемалар килеп туган очракта кая мөрәҗәгать итәргә?

Заказчыга – муниципаль берәмлек хакимиятенә.


26. Видеокүзәтү. Барлык торак пунктларда да видеокүзәтү булырмы? Ул ничек оештырылачак? Видеоязма кая тапшырылачак? Стандарт буенча ничә камера урнаштыру күздә тотыла? Биредә яшәүчеләр әлеге камера ярдәмендә ихатада ниләр булганын күзәтә алачакмы? Өстәмә акча түләп, камералар санын арттырырга яки сурәтне үз фатирна чыгарырга мөмкинме?

Техник мөмкинлек һәм киләчәктә карау-тоту чыганагын билгеләү буенча күпфатирлы йорт хуҗаларының карары буенча камера билгеләнә (муниципаль берәмлектә "Имин шәһәр" системасы бар икән, видеосистема монтажыннан соң, ул муниципаль берәмлек хисабына кертеләчәк).

Видеокамера сурәте "Имин шәһәр" системасына тапшырылачак. Провайдер белән килешү нигезендә, халыкка үз йорт компьютерыннан видеоязмагаңкерү мөмкинлеге бирелергә мөмкин.

Камералар санының нормасы юк, ул ихата территориясе мәйданының зурлыгына бәйле. Камералар санын арттыру мөмкин, ләкин әлеге мәсьәлә торак хуҗаларының гомум җыелышында каралырга тиеш, чөнки бу барлык катнашучыларның, шул исәптән, халыкның финанслауда катнашу күләмен дә арттыруга китерәчәк (94%:5%:1% нисбәтендә).

Читайте нас: