Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
18 март 2019, 11:58

Гаделлек тантана итте

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары “Баланы карау-тотуга опекуннарга (попечительләргә) акча түләү тәртибе һәм күләме турында” Башкортстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Закон кабул итте.

– Закон ятим балалар тәрбияләнүче гаиләләргә карата социаль гаделлек билгеләргә ярдәм итә, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Аерым алганда, сүз мондый гаиләләргә тиешле айлык түләүләр турында бара. Гамәлдәге законнарга ярашлы, 18 яшькә җиткән бала мәктәптә укый икән, бу акчалар агымдагы уку елы ахырына кадәр түләнә. Әмма тәрбиягә алган яисә патронат гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар 10нчы сыйныфта укыган вакытта 18 яшен тутыру очраклары да бар. Өстәвенә, хәзер гамәлдә уку мәктәптә 10 ел түгел, 11 ел дәвам итә. Димәк, бала 11нче сыйныфта укыган вакытта мондый гаиләләр пособие алу хокукын югалта. Яңа законның көченә керүе әлеге гаделсезлекне бетерәчәк. Түләүләр бала мәктәпне тәмамлаганчы дәвам итәчәк.Депутатлар кабул иткән законга республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды һәм ул рәсми рәвештә басылып чыкты. Закон 18 марттан көченә керәчәк.


Константин Толкачев билгеләвенчә, күрсәтелгән түләүләр опекун һәм попечительләргә гариза язу тәртибендә биреләчәк. Түләү суммасы даими рәвештә индексацияләнә. Әлеге вакытта ул район коэффициентын исәпкә алып, өч яшькә кадәр 6 350 сум һәм өч яшьтән өлкәнрәк бала өчен 6 106 сум күләмендә билгеләнә.

Читайте нас: