— Бүгенге көнгә әлеге ярдәмгә дәгъва итүчеләрдән 300 гариза килде, — ди республи-каның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов. — Алар 3 июньгә кадәр кабул ителә. Ярдәмгә хокукы булган һәркем муниципалитетта бу мәсьәлә өчен җавап бирүче хезмәткәргә мөрәҗәгать итә ала, анда кирәкле документларны тупларга ярдәм итәчәкләр. Әлеге документлар исемлеге һәм бу мәсьәләгә җаваплы хезмәткәрләрнең контактларын Матбугат агентлыгы сайтында белергә була. Санлы эфир зонасыннан читтә яшәүче торак пунктларының исемлеге РТРС сайтында бар. Юлдаш телевидениесе корылмаларын дәүләт исәбенә урнаштыру тәртибе турында белешмәләр өчен Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгындагы “кайнар линия” телефоны — (347) 218-07-83. Анда эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин, төшке ял — 13-14 сәгатьләрдә.