Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
27 февраль 2019, 14:21

Пенсия алучылар, акча букчаларыгызны әзерләп куегыз!

Пенсионерлар яшәү минимумыннан югарырак күләмдә социаль өстәмә алачак.

Индекслау суммасы яшәү минимумыннан югарырак күләмдә түләнәчәк. Мондый карар пенсиягә социаль өстәмә алучыларга хәтта төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күрсәткече артып киткән очракта да индекслау акчасын гарантияле рәвештә түләргә мөмкинлек бирәчәк.


Документ нигезендә 2019 елның гыйнварыннан, индекслауны исәпкә алып, пенсия һәм айлык түләүләр күләме нигезендә социаль өстәмәне билгеләү сәбәпле, быел эшләмәүче пенсионерлар алмаган суммаларны да түләргә тәкъдим ителә.


Моңа кадәр Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында пенсиягә өстәмә түләүләр билгеләгәндәге гаделсезлек турында искәрткән иде. Соңгы индекслау аркасында өстәмә түләүнең күләме азайды, чөнки пенсия, социаль өстәмә һәм социаль ярдәм чаралары арту сәбәпле, аларның күләме кими, әгәр гомум сумма яшәү минимумыннан артса, гражданин өстәмә акча алудан туктый.

Читайте нас: