Бүген Россия Президенты Владимир Путин 15нче тапкыр Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясый.
Владимир Путин үз чыгышында инвалид балалар өчен пособиены 10 меңгә җиткерергә тәкъдим итте. Әлегә кадәр 5 мең булган сумма 1 июньнән 10 мең сум булачак.
Шулай ук ике балалы гаиләләр өчен түләүләрне ике яшәү минимумы күләменә җиткерү тәкъдим ителде. Әлеге льгота белән илдәге гаиләләрнең 70 проценты файдалана алачак.
"Төп бурыч - халыкны саклау, гаиләләргә ярдәм итү", - диде Владимир Путин.