Районда 2313 граңданинга айлык акчалата түләүләр буенча тиешле яңадан исәп-хисап ясалды. Февраль аенда алар яңа югары күләмдә түләү алачак. Бер үк вакытта федераль ташлама алучыларга социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлтелгән акча 1,043кә тигез коэффициентка арта. 1 февральдән социаль хезмәтләр тупланмасы 1121,42 мең сум тәшкил итәчәк. Шуның 863,75 сумы – түләүсез дару препаратлары алуга, 133,62 мең сумы – шифаханә-курорт давалануына, 124,05 сумы шәһәр яны тимер-юл транспортында түләүсез йөрүгә, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кайту өчен түләүләргә бүленә.