2019 елның 1 гыйнварыннан тәрбия карамагында бер студент өчен өстәмә түләү 1778 сум тәшкил итә. Бер гаиләдән ике студент укыса, өстәмә 3556 сум, өчәү укыса, 5334 сум күләмендә түләнә. Югары пенсияне алуга картлык буенча һәм инвалидлык буенча пенсиягә чыккан кешеләр дәъгва итә ала. Кайчак студентның тәрбия карамагында булу очрагын суд аша исбатларга тура килүе дә мөмкин.