Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 гыйнвар 2019, 12:45

Русиядә 1 февральдән пособиеләр һәм компенсацияләр арта

Премьер Дмитрий Медведев 2019 елда кайбер пособиеларны һәм компенсацияләрне индексацияләү күләмен раслаган карарга кул куйды. Кәгазь Министрлар кабинеты сайтында басылды.

«Кул куелган карар белән Русия Федерациясенең ике законында һәм тугыз федераль законда каралган түләүләрне, пособиеләрне һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициенты 1,043 күләмендә билгеләнде», — диелә документка белешмә текстында.


Индексация ветераннарга, инвалидларга, балалары булган гражданнарга, шулай ук производствода бәхетсез очраклардан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль страховкалаган чакта түләнгән түләүләргә, пособиеләргә һәм компенсацияларга кагыла.

Читайте нас: