Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
23 гыйнвар 2019, 15:25

Югыйсә, азганнар иде...

Тиздән суд приставлары пенсия һәм пособиеләрдән акча тотып кала алмаячак.

Русиялеләрнең бала пособиеләре, ана капиталы, туендыручысын югалту буенча пенсиясе һәм гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләр түләүләре күчереләчәк махсус банк исәпләре ачылачак.

Әгәр дә аларны алучыларның кредит яисә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү буенча бурычлары булса, суд приставлары бу исәпләргә арест сала алмаячак. Дәүләт думасы икенче укуда шундый закон проектын кабул иткән.

Бу - халыкны яклауның ышанычлы ысулы. Югыйсә, аздылар бит. Былтыр гына да халыктан хаталык нәтиҗәсендә исәптән алынган 4,1 миллиард сум акчасы кире кайтарылган.

Читайте нас: