Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
16 гыйнвар 2019, 17:08

Ташламалар кемнәргә карала?

Февраль башында коммуналь түләүләр өчен яңа квитанцияләр килеп төшәр. Чүп бәясе гаиләдәге һәр кеше башына салына. Шуңа зур гаиләләр өчен аның шактый кыйммәткә төшүе ихтимал. Бу җәһәттән чүп җыючы һәм чыгаручы төбәк операторларының хезмәтенә түләүләр буенча ташламалар юкмы икән дип кызыксынучылар да байтак. Җавап шундый: Русия Федерациясенең Торак кодексына ярашлы, каты көнкүреш калдыклары белән эшләү буенча хезмәтләр коммуналь хезмәтләр исемлегенә кертелә, шуңа гражданнар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча социаль ярдәм чаралары алуга хокуклы.

Беренче чара – торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарга айлык бердәм акчалата компенсация. Ул Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына; инвалидларга һәм инвалид баласы булган гаиләләргә; радиация йогынтысына дучар булучыларга; тыл хезмәтчәннәренә; хезмәт ветераннарына; күп балалы гаиләләргә бирелә. Республикада әлеге төр компенсация алуга 505 мең кеше хокуклы. Күп балалы гаиләләр дигәннән, шуны ачыклап китү кирәк: өч балалы гаиләләр турында сүз барганда аз тәэмин ителү күз уңында тотыла; дүрт һәм аннан күбрәк баласы булып, авыл җирендә яшәүче гаиләләрнең кереме исәпкә алынмый.


Икенче чара – торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия. Ул коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнары гаиләнең гомум кеременнән мондый хезмәтләргә түләүгә мөмкин булган иң зур күрсәткечтән артып киткән гражданнарга бирелә. Башкортстан Республикасы исәбеннән субсидия күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә; 70 яшьтән узган ялгызы яшәүче пенсионерларга; башка төр гражданнарга карала. Күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен ул – 13 процент, ялгыз пенсионерларга – 16 процент, башка төр гражданнарга 20 процент күләмендә билгеләнгән. Бу төр ярдәмне 115 меңнән артык кеше алала. Әлеге субсидия өчен 2019 елда республика бюджетыннан 2,3 миллиард сум каралган.


Компенсация яки субсидия юллау өчен яшәгән урын буенча Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең филиалларына яки күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук республика порталы аша электрон формада гариза тапшырырга да була.

Читайте нас: