Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
15 гыйнвар 2019, 12:52

Балалар сәламәтлеге өчен

“Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Уфада балалар өчен онкологик үзәк төзү планлаштырыла.

Гомум алганда, балалар сәламәтлеген саклау максатына властьләр 3,5 миллиард сум акча тотарга исәпли. Шуның 885 миллион сумын федераль казнадан, 2,1 миллиардын республика бюджетыннан бүләргә җыеналар, тагын да 500 миллион сумнан артыгын бюджеттан тыш акчалар тәшкил итәчәк. Яңа балалар поликлиникалары Туймазыда һәм Дүртөйледә төзеләчәк. Шулай ук Республика балалар клиник дәваханәсенең поликлиникасында һәм хирургия корпусында капиталь реконструкция дә тәмамланырга тиеш.

Читайте нас: