Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 гыйнвар 2019, 14:18

Ташламалар исемлеккә кертелде

Шикәр чире белән җәфаланучыларны быел күңелле яңалык көтә: инсулин кадау өчен кулланылган амбулатор кирәк-яраклар льготалы медицина изделиеләре исемлегенә кертелде.

2018 елның ноябрь аенда дөнья күргән тикшеренү нәтиҗәләренә ярашлы, 2030 елга дөньяда 79 миллионнан артык кеше инсулинга кытлык кичерәчәк. Әгәр дә препарат җитештерү күләме элеккеге күләмдә калса, аларның нибары яртысын гына дарулар белән тәэмин итеп булачак. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Җир шарында 422 миллион кеше диабеттан газап чигә.

Читайте нас: