Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 декабрь 2018, 11:25

Авыл халкының пенсиясе 2400 сумга арта

Яңа елдан авылда яшәгән һәм эш стажы 30 елдан да ким булмаган кешеләрнең пенсиясенә өстәмә 2400 сум тәшкил итәчәк.

Бу хакта Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдергән.

Аның сүзләренчә, министрлык Пенсия фонды белән берлектә мәсьәләне тирәнтен өйрәнгән. Нәтиҗәдә, өстәмәне авыл җирендә яшәүче 945-950 мең кешегә бирергә карар ителгән. Шул рәвешле, 1 гыйнвардан барлык пенсионерларга да тиеш булган 1 мең сумга өстәп, әлеге гражданнар якынча 1300-1400 сум алачак.

Бу акча Пенсия фондында бар. Ул 16 миллиард сум тәшкил итә. Арытаба ул индексланачак. Әлеге түләүләргә хокуклы гражданнар Пенсия фондына мөрәҗәгать итмәсә дә була, чөнки бу документлар инде әзер.

Шул ук вакытта граждан Пенсия фонды карары белән риза түгел икән, ул анда тиешле гариза белән килә ала.
Читайте нас: