Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Иҗат өчен көчне гаиләсеннән ала

Кунаккол авылыннан Римма Вәкил кызы Галәветдинованың хезмәт кенәгәсендә бер генә язу бар — авыл мәдәният йорты мөдире.

Иҗат өчен көчне гаиләсеннән ала
Иҗат өчен көчне гаиләсеннән ала

Римма Галәветдинова өлкәннәрнең «Асылъяр», балаларның «Хыял», вокаль коллективлар белән җитәкчелек итә.

Римма Вәкил кызы мәдәният йортында күптәнге татар туй традициясен яңадан торгызган. Балалар фольклор коллективы туйларда катнаша, татар туйларының барлык традицияләрен күрсәтә. Балалар татар туй йолаларын кызыксынып өйрәнә, һәм коллективны тирә-юньдәге авылларга бик теләп чакыралар. Римма Вәкил кызының балаларда татар халкының мәдәни күптөрлелегенә карата кызыксыну һәм хөрмәт уяту теләге зур. Аның репетицияләрендә балалар үз халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша, татар телен яратырга һәм хөрмәт итәргә, аның матурлыгын тоярга өйрәнә.

Бу ханымның тагын бер үзенчeлеге — кешелeр белән аралаша, барысы белән дә уртак тел таба белү. Римма Галәветдинова эш дәверендә һәр кешенең холкын һәм теләген өйрәнгән. Ул тәкәббер тyгел, гади, мәрхәмәтле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, чын күңелдән сөйләшә, пенсионермы ул, яки баламы — мөһим түгел.

36 ел сизелмичә дә үтеп киткән, хәзер Римма Галәветдинова тормышын ыгы-зыгылы, әмма авыл халкы өчен дә бик мөһим бәйрәмнәр, тематик концертлар, театр куелышлары, рeсәмнәр күргәзмәләреннән башка күз алдына китерми, аларны аңа оештырырга балалары, тормыш иптәше, туганнары ярдәм итә. Римма Вәкил кызы иҗади эшчәнлек өчен көчне гаиләдән алам, дип саный.

— Күңел тыныч булганда, иҗат итәсе килә. Гаиләдәге татулык иҗади һәм хезмәт өлкәсендә үзеңне күрсәтү мөмкинлеге бирә. Тормыш иптәшем белән дуэт җырлыйбыз, балалар гел мине хуплый. Абыем гармунда уйный. Минем сеңлем Резеда Биктимерова — биюче.

Һәр концертка дусларымны, туганнарымны чакырам, аларның иҗади эшебезгә бәя бирүләрен түземсезлек белән көтeм. Дусларымның шатлыгын уртаклашырга яратам. Чәчәкләр үстерү белән мавыгам, келәмнәр бәйлим, палас тукыйм. Ә тагын минем бер хоббием — бавырсак пешерy. Бавырсакны гаиләм һәм авылдашларым өчен чараларга да пешерәм. Минем иң зур бавырсагым 10 см озынлыкта иде, район күргәзмәләрендә берничә тапкыр катнаштым, — дип сөйли Римма Галәветдинова.

Римма Вәкил кызы өчен иң зур бүләк — авылдашларының хөрмәте һәм ышанычы.

Римма Галәветдинова аларның гаилә ядкаре — ата-анасының гармуны, аны алар рәтләткәннәр, дип сөйли. Римма Вәкил кызының барлык хыяллары тормышка ашкан, гаилә ядкарендә уйнарга өйрәнәсе һәм балалар коллективына татар хатын-кызларының баш киеме — калфак тегәсе калган.

Карина ПАВЛОВА.

Автор фотолары.

Иҗат өчен көчне гаиләсеннән ала
Иҗат өчен көчне гаиләсеннән ала
Иҗат өчен көчне гаиләсеннән ала
Автор:
Читайте нас: