Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

"Якты юл"дан башка ничек яшәргә була?

Люзия Садыйкова почтальонны  55 ел буе атна саен түземсезлек белән көтә.

"Якты юл"дан башка ничек яшәргә була?
"Якты юл"дан башка ничек яшәргә була?

Люзия Батыр кызы Садыйкова тумышы белән Бәләбәй районыннан, яхшы, хәлле гаиләдән. Төзелеш техникумын, соңрак педагогия институтын тәмамлаган.

Беренче һөнәре буенча ташчы Люзия Батыр кызы, мәктәп төзи, вакытында укытучы булырга һәм мәктәптә укытырга хыяллана. Бер елдан соң ул Стәрлетамакта педагогия институтына укырга керә. Укуын тәмамлаганнан соң, Люзия Батыр кызын Яңа Биктәш авылына җибәрәләр. Ул рус теле һәм әдәбияты укыта. Ханым үз һөнәре белән горурлана, ул 25 ел гомерен яраткан эшенә багышлаган. Люзия Садыйкова дәрес вакытында лирик чигенүләр ясаганын искә ала, балаларга дәресләрнең күңелле һәм мавыктыргыч үтүе ошый. Хәзерге вакытта Люзия Батыр кызы Сухоречкада яши, һәр бәйрәмдә укытучыны урындагы мәктәп вәкилләре котлый, чараларга чакыра. Чыгарылыш укучылары да укытучылары турында онытмый, кунакка кереп чыгалар, аның үрнәгендә педагогия институтына укырга керәләр.

Люзия Батыр кызы газетаның штаттан тыш хәбәрчесе була, мәкаләләр яза, 55 ел буе бүгенге көнгә кадәр гәзиттән аерылмый. Әле Люзия Батыр кызына 78 яшь. Хезмәт сөючән кешеләр, авылның ничек яшәве, мәктәп тормышы турында язарга яраткан.

- Район гәзитеннән башка ничек яшәп булуын аңламыйм. Мин "Якты юл" гәзитен бик яратам! 55 ел дәвамында район гәзите чыккан көндә почтальонны түземсезлек белән көтәм. Барлык мәкаләләрне, яңалыкларны, язмаларны укыйм. Мин язылу декадасына карамыйм, берьюлы ел буена язылып куям. Гәзит белән күршеләрем белән  уртаклашам. Элек татар гәзитен алдыра идем, әмма соңыннан «Якты юл»ның атнага ике тапкыр чыгуы ошады. Гәзит юбилее уңаеннан редакция коллективына иҗади уңышлар, илһам һәм шулай ук тугры укучылар телим. Безне борчыган мәкаләләр, яңа хәбәрләр һәм вакыйгалар белән сөендерүегез өчен рәхмәт. Район гәзитебез озак яшәсен, елдан-ел яхшырак һәм кызыклырак була барсын, - ди Люзия Садыйкова.

Карина ПАВЛОВА.

Автор фотолары.

"Якты юл"дан башка ничек яшәргә була?
"Якты юл"дан башка ничек яшәргә була?
Читайте нас: