Якты юлдан
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Лотфуллиннар гаиләсе "Минем гаиләм" конкурсында катнашты

Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Минем гаиләм" республика фотоконкурсында катнашучылар — Лотфуллиннар гаиләсе белән таныштырабыз.

Лотфуллиннар гаиләсе "Минем гаиләм" конкурсында катнашты
Лотфуллиннар гаиләсе "Минем гаиләм" конкурсында катнашты

Динар һәм Ирина Лотфуллиннар гаиләсе әле Бәләбәй районының Приют поселогында яши.


Гаилә башлыгы Динар Лотфуллин Бишбүләк районының Усак-Кичү авылында туган. Ул хоккей уйнарга ярата, 10 км дистанциягә йөгерә, чаңгы шуа.


Ирина Оренбург шәһәрендә туа, волейбол белән мавыга, 10 километрга йөгерә, чаңгы шуа.


Уллары Радмирга 12 яшь, 3 чакрымга йөгерә, хоккей һәм теннис уйный, призлы урыннар ала, шулай ук чаңгы шуа.


Кечләре Даниярга 7 яшь. Футбол уйный, тимераякта шуа, хоккей уйный, җиңел атлетика белән шөгыльләнә.


Лотфуллиннар гаиләсе сәяхәт итәргә ярата. Актив яшәү рәвеше алып баралар.  

Карина ПАВЛОВА.

Фотолар гаилә архивыннан.

Лотфуллиннар гаиләсе "Минем гаиләм" конкурсында катнашты
Лотфуллиннар гаиләсе "Минем гаиләм" конкурсында катнашты
Лотфуллиннар гаиләсе "Минем гаиләм" конкурсында катнашты
Читайте нас: